tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә чыгарылыш кичәсе узды
Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә чыгарылыш кичәсе узды

Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә чыгарылыш кичәсе узды

Бүген Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия 51 чыгарылыш укучысын олы тормыш юлына озатты.
Соңгы кыңгырау тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Нагыймулла кызы Зарипова катнашты.

“Тәрбияле балалар, югары нәтиҗәләргә ирешкән коллектив белән бәйрәм шатлыгын уртаклашуыма бик шатмын. Гимназиядә узган еллар, ныклы белем, дуслар, ачылган талантлар – болар барысы да сезнең белән калыр. Уңышлар юлдаш булсын!”, – диде ул залга мөрәҗәгать итеп.
Конгресс җитәкчесе шулай ук Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинованың да котлауларын җиткерде.

Уку алдынгылары, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашучы 11 сыйныф укучылары Алмаз Муртазин һәм Сабина Мотыйгуллина Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Гимназия горурлыгы, чараларда
актив катнашучы “Сәләт” бию коллективы да Татар конгрессының рәхмәт хатына лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*