11 ноябрь көнне “Чулпан” мәдәният үзәгендә танылган журналист, шигырьләр һәм җырлар авторы, “Тәртип” радиосының баш мөхәррире – Ризәлә Исмәгыйлева, юбилее уңаеннан, барлык дусларын-якыннарын һәм яраткан радиотыңлаучыларын иҗат кичәсенә җыйды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул юбилярны котлап иң изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.