tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла Шигырь бәйрәме турында: Аның дистә еллардан бирле килгән формасы бар
Ркаил Зәйдулла Шигырь бәйрәме турында: Аның дистә еллардан бирле килгән формасы бар

Ркаил Зәйдулла Шигырь бәйрәме турында: Аның дистә еллардан бирле килгән формасы бар

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. Шагыйрь, язучы, Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла бу темага карата үз фикерен белдерде.

Бу сорауларны ел саен бирәләр инде, стандарт кебек. Яшьләрне генә кызыксындырабыз дип, без бит форматны үзгәртә алмыйбыз. Ул – традицион әйбер. Шигырь урынына цирк куеп булмый. Яшьләрне дә чыгарабыз. Быел 2 яшь шагыйрь чыкты, урта буын күпләп чыкты, алып бардылар. Аларның яшьтәшләре килгән очракта та яшьләр күпмедер җыела әле.

Без студент чагыннан ук анда йөри идек. Хәзер бит студентлар килми. Ул вакытта безне дәрестән азат итәләр иде. Укытучылары да әдәбиятка гашыйк, энтузиаст кешеләр булган, күрәсең. Бу бит бөтен өлкәдә шулай. Яшьләр хәзер, шушы капиталистик мөнәсәбәтләр килгәч, бик меркантиль булып чыкты. Алар нәрсә файдалы һәм кайда акча эшләп булганны гына карап йөри. Бу – табигыйдыр инде, күрәсең.

Поэзия шундый әйбер – кайчак халык арасында бик нык популярлашып та китә. Мәсәлән, ул 60нчы елларда булды: шагыйрьләр стадионнарда шигырь сөйләде. Равил Фәйзуллин буыны популяр иде. Аны аңлап та була, ул чакта башка мәгълүмат юк, интернет та юк, телевидение – 2 канал. Шагыйрьләр, киная белән, үзләренең протестларын да җиткерәләр иде:

«Бездә шигырь – аңлаганга –

башың Себер китәрлек!» (Равил Фәйзуллин), – дип.

Хәзер заманалар бүтән. Шигырь укучылар беркайчан да күп булмаган. Социаль челтәрләрдә шигырь укучылардан язучылар күбрәктер, бәлки. Мин моны арттырып әйтәм инде. Шигырь куйсалар, берничә мең кеше укый. Шулхәтле кеше җыелып килсә, ул бөтенләй бүтән. Күпме бар – шулай инде, нишлисең.

Аннары татар мәгариф системасының җиңелүе дә шулай йогынты ясады. Мәктәпләрдә тулы канлы татар әдәбияты, татар теле укытылмый икән, кеше аңламый икән, халык та җыелмаячак. Бу нәрсәләр турыдан-туры бәйләнгән.

Форматны үзгәртергә, башкасы диләр, анда шигырь урынына мәтәлчек атып булмый бит инде. Аның үзенең дистә еллардан бирле килгән формасы бар. Аны үзгәртсәң, Шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә булыр, ди ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*