tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: Татар яшәгәндә – Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк
Ркаил Зәйдулла: Татар яшәгәндә – Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк

Ркаил Зәйдулла: Татар яшәгәндә – Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк

Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичәдә чыгыш ясап, Хәсән Туфан турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Мин – Хәсән Туфан белән аралашып калган сирәк кешеләрнең берсе. Студент вакытта ректор «Волга»сында Хәсән аганы студентлар белән очрашуга барып алган идек. Шунда Мөхәммәт Мәһдиевның чыгышы истә калган. Ул: «Затлы кешене балалар, хатын-кызлар һәм этләр ярата», – дигән иде. Чыннан да, аны күпме сөргеннәр кичкәндә этләр дә яраткандыр, самими, якты кешене балалар яратуы да табигый, аның җәсәденең ап-ак булып балкып ятуын хәтерлим. Хатын-кызлар яратуына килгәндә, Хәсән Туфан шушы сирәк бәхеткә дә ия кеше булган – бу аның шигъриятендә дә күренә. Минемчә, ул иң беренче чиратта мәхәббәт лирикасы белән билгеле. Әлбәттә, аның тормышында төрле этаплар булган. Төрмәләрдә аның лирик шигырьләре туган, Хәсән Туфанны сөргеннәр татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән бөек шагыйрьгә әверелдерде.

Хәсән Туфан һәрвакыт азат рухлы, туган теле, туган халкы өчен фидакарьләрчә язучы бер шәхес иде. 1960 елларда Казанга кайтып кергәч, татар дөньясының бөтенләй үзгәргәнен күрә, татар мәктәпләре азайган, әмма әле бетеп җитмәгән, телнең даирәсе кимегән. Ул кайткач, чыгышлар ясый башлагач, Сибгат Хәким аша әйтәләр: «Хәсән Туфанга җиткерегез – болай язса, кире җибәрергә дә күп сорап тормабыз». Менә шулай үзе булып калган, үз җанына хыянәт итмәгән кеше генә шагыйрь була ала. Рухы шат булсын! Татар яшәгәндә – Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк», – ди ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*