Актер Камил Ларин татар милләтеннән. Әтисе — Шамил Исхак улы, әнисе — Рауза Гиният кызы. Комик образлар остасы бүгенгесе көндә тормыш иптәше Екатерина Андреева белән уллары Даниярны (5 яшь), кызлары Ләйсәнне (3 яшь) үстерәләр. Беренче хатыны Галинадан Ян (27 яшь) исемле улы бар.
«Кадерле һәм яраткан әтием, Шамил Исхакович! Бүген сиңа 86 яшь тула. Син булдырасың, афәрин. Туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа саулык, озын гомер телибез! Галактика исәпләүләре буенча син әле малай гына, шуңа күрә әле күп нәрсәгә өйрәнергә, яңа ачышлар ясарга туры киләчәк үзеңә. Озак еллар бергә булырга язсын! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Безнең мәхәббәтебез экраннар, вакытлар, мәңгелек аша күчсен! Яратабыз, туган көнең белән! Урра!» – дип матур теләкләрен җиткергән актер.