Футбол чемпионатының Казандагы шәһәр матбугат үзәгендә Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин белән очрашу булды.
Болгар ислам академиясе узган ел ачылды. Анда ислам фәне буенча магистрлар һәм докторлар әзерләп чыгаралар. 2017 елда 68 шәкерт кабул ителгән, быел икене курска шуларның 58е узган. Ректор әйтүенчә, “төшеп калган” ун шәкертнең икесе армия сафына алынган, калганнары гарәп телен җитәрлек белмәү аркасында академиядән китәргә мәҗбүр булган.
Болгар академиясендә нигездә гарәпчә укытыла. Ун укытучының бишесе – чит илдән. “Телне җитәрлек белмәү югару уку йортлары проблемасы гына түгел, гарәп теле инглиз теле кебек мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда укытыла башлаганда гына аны нигезле өйрәнеп була”– диде Р. Мөхәммәтшин.
Әлеге уку йортына укырга керергә теләк белдерүчеләр быел да байтак. 100дән артык кешедән гариза кергән. Аларның яртысы гына укырга кабул ителәчәк икән. Академия ачылды да, анда бөтен мөселман дөньясыннан шәкертләр агылды дип әйтергә иртәрәк әле. Гомумән нәтиҗәне өч елдан, беренче чыгарылыш булганнан соң гына ясарга мөмкин.
Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан кебек БДБ илләреннән укырга килүчеләр берән-сәрән генә, ә Таҗикстаннан Болгарга ашкынучылар шактый. “Магистрлар, докторлар булып чыкканнан соң, алар кая эшкә китә, үз илләренә кайталармы? Хәзер шул сорауны куя башладык”, – ди ректор. Ни өчен дигәндә, беренче чиратта Россия гражданлыгы алу максатыннан биштәр асып, юлга кузгалучылар да бар икән.
Төбәкләрдәге Диния нәзарәтләре юлламасы белән килүчеләрне бик теләп укырга кабул итәләр, чөнки алар белем үзләштергәч, туган якларына кайтып, дин белгече буларак эшне дәвам итәчәкләр