Бүген Казанның 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Дамир Гыйлемхановның мемориаль бюстын ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм педагоглары катнашты.

Тантанада катнашучылар Ватан өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Герое, Казанның 42 нче мәктәбен тәмамлаган сугышчы-танкист Дамир Гыйлемханов үзенең экипажы командиры – тагын бер татарстанлы Дамир Исламов белән авыр сугышта һәлак булган, дошманның дүрт танкын юк иткән.
“Безнең геройларның исемнәре Россиянең героик тарихы битләренә мәңгегә язылган. 
“Сез искиткеч ул үстергәнсез, Ватанны кыю саклаучы, аның белән безнең республика һәм бөтен ил горурлана. Бик зур рәхмәт Сезгә!”,- диде Рөстәм Миңнеханов геройның әнисенә.
Аерым сүзләрне ул Дамир укытучыларына һәм педагогларына юллады, алар мәктәп укучысына Ватанга мәхәббәт һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәннәр.
“Безнең катлаулы заманда яшьләрнең үз геройларын – уйлап та тормыйча Ватанны саклауга баскан, үз хәрби бурычын батырларча үтәгән кешеләрне белүе аеруча мөһим. Безнең изге бурычыбыз – Дамир Гыйлемханов һәм барлык геройларыбыз турында якты истәлекне саклау, киләсе буыннарга намус, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру. Дамир Гыйлемхановның батырлыгы яшь егетләр өчен батырлык, ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып тора”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:
Дамир Рәшид улы Гыйлемханов 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган.
Бронегруппа составында танк экипажы Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендәге дошман ныгытмасын штурмлый. Танк экипажы максатчан ут белән дошманның озак вакытка сузылган ут ноктасын һәм 10 кешелек тере көчен юк иткән. Шул ук вакытта танкка «Молотов коктейле» белән ут капкан. Янган машинаны дошман уты астыннан алып, экипаж танкны сүндергән һәм сугышчан бурычны үтәвен дәвам иткән. Сугыш барышында экипаж ВСУның биш танкы белән каршылыкка кергән һәм аларның дүртесен юк иткән. Һөҗүм барышында сугышчан машинага турыдан-туры снаряд төшкән. Экипаж һәлак булган.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен өлкән лейтенант Исламов Дамир Нәзир улы (танк командиры), ефрейтор Гыйлемханов Дамир Рәшид улы (механик-йөртүче), рядовой Цевун Иван Геннадьевич (наводчик) составындагы Т-72б1 танкы экипажы югары бүләккә тәкъдим ителгән. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы 151 номерлы Указы нигезендә аларга Россия Геройлары исеме бирелде (үлгәннән соң).
Дамир Гыйлемханов 2022 елның 7 мартында вафат була, Казанда җирләнә.