Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында “Без бергә” – “Мы вместе” дип аталган туристлык слеты узды. Хәзер инде традициягә кергән әлеге чара шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән Россия Федерациясе Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинның якты истәлегенә багышланган иде.
Туристлык слеты ел саен Терешка елгасы буенча үткәрелә. Анда мәктәп укучылары һәм студент яшьләр үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Слетны ачу тантанасында район башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте башлыгы Рево Тяминов, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак һәм танылган футболчы, СССР җыелма командасы капкачысы – вратаре Ринат Дасаев чыгыш ясады. Алар слетта катнашучыларга күтәренке кәеф, җиңүгә омтылыш һәм ярышларда уңышлар теләделәр.
Мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылган спорт һәм дуслык бәйрәме бер сулышта үтте. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: emet73.ru