Бүген Россиядә Геройлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Луганск Халык Республикасында эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Россия Герое Раил Габдрахманов белән дә очрашты.
Белешмә өчен: Раил Габдрахманов 1989 елның 11 августында Әлки районының Базарлы Матак авылында туган. 2006 елда Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбен, 2010 елда Казан югары танк училищесын тәмамлый. Новосибирскида һәм Юргта (Кемеров өлкәсе) танк взводы командиры, ә аннан соң – Алтай крае Алейск шәһәрендә 35 нче аерым гвардия бригадасының танк ротасы командиры булып хезмәт итә. Украинада барган махсус операциядә катнашучы майор.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән аңа Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.