tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Герое студентлар белән очрашты
Россия Герое студентлар белән очрашты

Россия Герое студентлар белән очрашты

Россия Герое, гражданлык авиациясе пилоты Дамир Юсупов Ульяновск студентлары белән очрашты. “Белем” оешмасы тарафыннан үткәрелгән әлеге очрашуда югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары катнашты.

Дамир Юсупов егетләр һәм кызларга авиациягә урау юллар белән килүе һәм үзе идарә иткән самолетны авариядән коткарып калып, кукуруз кырына утыртуы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Герой яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап та бирде.

Пилот биредә уку чорында төпле белем бирүләре өчен педагогларына һәм инструкторлар составына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ульяновск гражданлык авиациясе институтында ул, икенче пилот булганнан соң, читтән торып укыган.

Дамир бала вакытында ук инде пилот, очучы булырга хыяллана – әтисе башта хәрби вертолет пилоты була, аннары гражданлык вертолетлары белән идарә итә. Булачак герой Себердә күпбалалы гаиләдә туып үсә. 1993 елда Юсуповлар гаиләсе туган якларына – Самара өлкәсенең Сызран шәһәренә кайтып урнаша.

Дамир Юсупов урта мәктәпне тәмамлаганнан соң очучылар әзерләүче уку йортына керә алмый – медицина комиссиясе күзләренең күрү сәләтендә хилафлыклар таба. Россия армиясе сафларында, 152 нче танк полкында Т-72 танкының йөртүче-механигы булып хезмәт итеп кайта һәм юрист һөнәрен үзләштерә. Әмма балачак хыялы егеткә тынгылык бирми. 32 яшендә ул Бугурусланның П.Ф.Еромасов исемендәге гражданлык авиациясе очучылары училищесына укырга керә. Ә инде икенче пилот дәрәҗәсенә күтәрелгәч, “Аэронавигация” белгечлеге буенча Ульяновск гражданлык авиациясе институтына керү бәхетенә ирешә.

Дамир Юсупов студентларга яхшы, тырышып, бөтен күңелләрен биреп укырга һәм барлык фәннәрне дә тирәнтен өйрәнергә киңәш итте, чөнки авиация җаваплылык хисенә ия булуны таләп итә торган сфера һәм хаталарны гафу итми, кичерми.

“Күк йөзе хаталарны гафу итми, шуңа күрә теорияне яхшы белергә, тренажерларда, практикада төрле ситуацияләрнең очына чыгарга, үз-үзеңне әзерләү белән күп итеп шөгыльләнергә кирәк. Бары тик шул рәвешле эш итсәгез генә барысы да барып чыгачак, әйбәт булачак. Безнең эшебездә һәммәсе дә гел үзгәреп тора, камилләшә, яңа документлар чыга. Ягъни үзеңне һәрчак тонуста тотарга, әзер булырга кирәк. Даими рәвештә әзерләнергә, белемне арттырырга кирәк”,- дип Россия Герое студентларга мөрәҗәгать итте.

Данлыклы милләттәшебез шулай ук Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентлары белән дә әңгәмә корды.

Дамир Юсупов – безнең якташыбыз. Аның нәсел тамырлары Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы һәм Николаевка районнарына барып тоташа. Ул татар милләте вәкиле, мөселман булуы белән горурлана һәм үзенең эш-гамәлләре белән халкыбызны танытуга зур өлеш кертә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*