Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбендә сигезенче сыйныф укучылары, педагогик хезмәт, махсус хәрби операция ветераннары, махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган мәктәпне тәмамлаучыларның туганнары һәм якыннары катнашында чара үткәрелде.
«Истә тотсыннар, хөрмәт итсеннәр» дип аталган, узып барган Россия геройлары елына багышланган чарага күп кунаклар килгән иде. Яу кырларында батырлык күрсәткән, яраланган, чын патриот сыйфатларына ия булган МХО ветераннары – Илшат Ниязов, Александр Бортников, Сергей Колобов, Дмитрий Фомин катнаштылар.
Чарада Президент Владимир Путинның Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чыгышы экраннан күрсәтелүе, аның сүзләре, сәхнәгә укучыларның Россия әләмен кертүләре, РФнең Гимны башкарылуы, шигырьләр, җырлар, биюләр дә тематикага туры китереп кертелүе, сугыш кырларында вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алулары укучыларда ватанпәрвәрлек, чын патриот сыйфатлары, туган илебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне күздә тотып оештырылган иде. Бу мөһим очрашуда 9 нчы мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операциядә вафат булган Ислам Карымовның, Андрей Колесниковның, Тимралий Саитбаталовның, Кирилл Васильевның фотоларын күрсәтеп мәктәп укучылары сәхнәгә чыктылар. МХО ветераннары яу кырында булган очракларны сөйләп, авыр чакларда үзара ярдәмләшү, илебез халкына сынаулар килгәндә бердәмлек күрсәтү турында кичерешләре белән уртаклаштылар, теләкләрен әйттеләр. Илшат Ниязов: «Тормышта үз хыялларыңа ышанып яшәргә, алга таба барырга кирәк! Куркырга ярамый. «Булдыра алмассың», дигәннәрне тыңламагыз. Тормыш юлыгызда үз көчегезгә ышанып алга барыгыз. Шикләнмәгез!» – дип теләкләрен әйтте. Бу чараны оста оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ватанны ярату, туган илебезгә, халкыбызга тугры булу, җиңү өчен гомерләрен биргән батырларны искә алу һәм патриотизм турында мәктәп директоры Ольга Ключко, ветеран укытучы, «көмеш волонтер» Татьяна Щукина да чыгыш ясадылар.
Чараны оештыручыларга, мәктәп җитәкчесенә, 8 нче сыйныф җитәкчесе Вәлия Бакиевага рәхмәтләр белдерделәр. Вәлия Фирусовна: «Бу чараның төп максаты – укучыларда сугыш ветераннарына хөрмәт, Ватаныбыз, халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү булды», – дип уртаклашты.
МХО ветераннары чара оешкан төстә, уңай тәэсирләр калдырып узганы турында әйттеләр. Чарага чакыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Римма Умитбаева
Чыганак: yanarish72.ru