tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институтында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырылды
Россия ислам институтында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Россия ислам институтында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында 2024нче елгы чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РИИның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат хәзрәт Гыйльманов, КИУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, теология факультеты деканы Абдулла хәзрәт Шәңгәрәев, ислам фәннәре факультеты деканы Рәфикъ хәзрәт Йосыпов катнашты, шулай ук мөгаллимнәр һәм чыгарылыш курс шәкертләре катнашты.

Традиция буенча, күркәм чара Коръән хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаучы шәкерт Ибраһим Йосыпов башкаруында Кәлам Шәрифтән аятьләр уку белән башланып китте. Аннары тәбрикләү сүзләре белән ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

“Сезне әлеге истәлекле көн белән тәбриклим. Бүгенге көндә чыгарылыш шәкертләренең шулкадәр күп булуына бик шатмын. Россия ислам институтын 146 кеше, ә Казан ислам университетын 86 кеше тәмамлый. Без сезнең белән горурланабыз. Биредә алган белемнәрегез файдалы булсын һәм динебезне таратуда ярдәм итсен”, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш курс шәкертләренә ректор.

Тантанада шулай ук теология факультеты деканы Абдулла Шәңгәрәев һәм ислам фәннәре факультеты деканы Рәфикъ Йосыпов чыгыш ясады. Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Удмуртия Республикасы мөфтие урынбасары Фаил хәзрәт Хәйдаров югары уку йортына һәм мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул университет җитәкчелегенә, Ислам белемнәрен үзләштерүдә тудырылган барлык мөмкинлекләр өчен рәхмәтен белдерде.

Чыгарылыш кичәсе дипломнар тапшыру тантанасы белән тәмамланды, аннан соң коллектив фотосессия булды.

Фотосурәтләр: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*