Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсеннән башланган Бөтенроссия татар фольклор фестивале быел ун еллыгын каршы алды. “Түгәрәк уен” ил күләмендә татар халкы фольклорын саклауда, үстерүдә зур эшләр башкарды, онытыла барган йола, гореф-гадәтләребез тарих төпкелләреннән барланып яңартылды, кайберләре тормышта да кулланышка керә бара. Быел 23 төбәктән 30 фольклор коллективы килгән.
Күренекле мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә өлкәбез фольклорчылары: Тубылның “Илһам” хореографик төркеме (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова), Төмән районының Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (Гаяз Габдуллин), Муллаштан “Пышны” ансамбле (Җәгъфәр Касыймов), Ялутор районы, Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле (Ильяс Бакиев) катнашалар.

Алдагы көннәрдә бәйгеләр үтә, районның 3 авылына концертлар белән баралар, район Сабан туенда бәйрәм итәләр. Иске Кулаткы атнага якын татар җыр-моңына күмелә.
