Россиянең төньяк башкаласында “Татарча диктант”ны ике мәйданчыкта яздылар. Бер мәйданчык биредәге вәкиллек бинасы иде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин бөтен гаилә әгъзалары белән диктант язуда катнашкан.