Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка талантлы яшь җырчы Рөстәм Егоровны чакырдык. Күпләр аны Миңгол абый Галиевның яшь чагына охшата. Баксаң, Рөстәмнең Ижаудан Казанга күченеп килүе дә аның белән бәйле икән.
– Ни хәл?
– Әкрен генә. Быел Казан музыка көллиятен тәмамлыйм, инде ике атна гына калып бара. Бик тиздән диплом алабыз. Әлегә, мәш килеп, имтиханнарга әзерләнәбез.
– Татар җырына, моңына мәхәббәтнең тамырлары кая барып тоташа?
– Заманында әнием ягыннан әбием бик матур җырлаган. Мөгаен, җырлау сәләте, җыр-моңга мәхәббәт аннан күчкәндер. Ә әтиемнең әтисе бик оста итеп гармунда уйнаган. Бу да эзсез югалмаган – үзем өчен генә булса да, баянны кулга алгалыйм.
– Рөстәм, белүемчә, син – Ижау егете. Ә нигә Казанга килергә булдың?
– Үземне белгәннән бирле музыка дөньясында «кайныйм» мин. Ижауда яшәгәндә, баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым, бездә узган чараларны, бәйге-фестивальләрне калдырмадым диярлек. Мин туып-үскән шәһәрдә татарлар бик күпләп яши. Араларында активлары да җитәрлек. Ләкин минем татар җыр сәнгатен, аның тамырларын өйрәнәсем килде.
Ә Казанга килүем остазым Миңгол Галиев белән бәйле. Ижауда узган мөнәҗәтләр бәйгесенә килгән иде ул. Сәхнәгә чыгар алдыннан тамаша залында минем каршымда утырды һәм үз чыгышын видеога төшерергә кушты Миңгол абый. Язмыш үзе булгандыр – шулай танышып та киттек. Сәхнә артында җырлавымны тыңлап карады да Казанга чакырды. Килдем. Дөресрәге, әнием белән бергә күчендек. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, яшем кечкенә иде әле, әнинең ялгызымны җибәрәсе килмәде. Яхшы эшен ташласа ташлады, әмма минем янымда булды.
– Сине Миңгол абыйга охшатучылар күп. Җырлавың, сәхнәдә тотышыңны да.
– Әйе, мине Миңгол абыйның яшь чагына охшаталар. Укытучыларым да, мине беренче күргән кешеләр дә шулай ди. Мин моның белән горурланам. Миңгол абый җан авазы, күңеле белән җырлый ул. Композиторның әйтәсе килгән фикерен җиткерә белә. Шуңа күрә тамашачыга да бик нык тәэсир итә.
– Монда килгәч, нинди кыенлыклар белән очраштың һәм үзең өчен нинди мөмкинлекләр ачтың?
– Иң күзгә ташланган кыенлык тел булгандыр. Рус мәктәбендә укыгач, татар теле онытыла язган. Әмма сәхнә теленең нечкәлекләрен өйрәткән остазыбыз Инсаф Абдулла ярдәме белән хәлләр үзгәрде дияргә була. Аның дәресләре бик ярдәм итте миңа. Аннан соң, татар музыкасы әдәбияты минем өчен зур ачыш булды. Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов кебек композиторларның иҗатын бөтенләй яңа, гаҗәеп кызыклы яктан ачтым. Ә өченче курста белем алганда, Әлфия Айдарская белән таныштым. Ул миңа Сара Садыйкованың бик күп җырларын бирде. Шул исәптән, бөтенләй ишетелмәгән җырларын да. Гомумән, Әлфия Газизовна белән аралашу – үзе бер зур мөмкинлек һәм һәрвакыт зур ачыш ул.
– Киләчәккә нинди планнар, ниятләрең бар?
– Мәшһүр композиторларыбызның әсәрләрен җыентыкка туплыйсым килә. Аларның бит моңарчы беркайда да күренмәгән, ишетелмәгән иҗат җимешләре бар. Шуларны табып, кирәгенчә эшкәртеп, китап итеп бастырырга телим. Бу ниятем Әлфия Айдарская белән аралашканда, аның бу өлкәдә куйган хезмәтен күреп туды. Миңа калса, татар сәнгатен пропагандалауның отышлы юлларының берсе бу. Ижауда укыганда мондый җыентык-китапларны табу проблема иде. Ниятләгән эшемне ахыргача җиткерә алсам, иң беренче эш итеп, туган шәһәремә алып кайтыр идем.
Әлбәттә, җырлау, башкару осталыгын да үстерергә телим. Онытылып бара торган җырларны халыкка кайтарыр идем.
Блиц-сораштыру:
– Яраткан җырчыларың?
– Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев.
– Ә бүгенге җырчылардан?
– Зәйнәб апа Фәрхетдинованың җырлавын үз итәм, Ришат Төхвәтуллинның да иҗаты ошый.
– Заманча җырларга мөнәсәбәтең?
– Тыңламыйм. Аларның мәгънә ягы аксый. Кыскасы, бер көнлек җырлар. Сүзләрен дә, көен дә үзе язып, ул җырны үзе башкарган җырчыларны да кабул итә алмыйм. Барысын да димим. Әмма җырга көй иҗат итү өчен композитор дигән исемең, белемең булырга тиеш.
– Синеңчә, тавышыңның көче нәрсәдә?
– Тыңлаучының күңеленә үтеп керә һәм җырның мәгънәсен җиткерә алуда.