Күренекле шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Фәйзуллинның (әдәби псевдонимы – Рөстәм Акъегет) вафатына биш ел тулды. Шул уңайдан Казанның «Азу» кафесында аның якты рухына Коръән ашы үткәрелде.
Чараны оештыручы – мәрхүмнең хәләл җефете Гөлсинә Фәйзуллина бирегә ире ягыннан да, үз ягыннан да барлык туганнарын җыйды. Төп үзенчәлеге тагын шул – Рөстәм Фәйзуллин 50 елга якын хезмәт куйган «Татарстан» радиосы коллективы тулысы белән чакырылды. Татар зыялылары арасында әле мондый хәлнең булганы юк иде.
Коръән сурәләрен Илһам хәзрәт Сабиров укыды, мәрхүмнең рухына дога кылынды. Мәҗлеснең икенче өлеше Рөстәм Фәйзуллинны искә алу кичәсен хәтерләтте. Аның олы абыйлары Рафаэль Фәйзуллин һәм Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның, сеңлесе Люциянең, энесе Илдусның, Гөлсинәнең апасы Халидә Борһанованың чыгышларында якты хатирәләр яңарды.
РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин абыйсына кагылышлы истәлекләре һәм аның халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны турында фикерләре белән уртаклашты.
«Татарстан» радиосы хезмәткәрләре арасыннан җитәкче – Тәүфыйк Сәгыйтов, Рәзин Нуруллин, Әлфинур Хисами, Фәнис Мөхәммәтов, Газизҗан Вахитов, Нәсим Акмал, Раил Садри чыгыш ясады.
Сүзләрендәге төп фикер: Рөстәм Фәйзуллин калдырып киткән бай мирас – аның тарафыннан әзерләнгән күпсанлы тапшырулар, әдәби-музыкаль программалар, радиоспектакльләр – архив киштәләрендә тузанланып ятмый, бүген дә халыкка хезмәт итә. Димәк, аларның авторы яшәвен дәвам иттерә, әлеге затлы мирас беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмаячак.
«Кичә барышында әйтелмәсә дә, соңыннан һәркемнең уенда бер фикер тумый калмагандыр. Тормыш күрсәткәнчә, ирләр бакыйлыкка хатыннарыннан иртәрәк китеп бара. Бу безгә, ир-ат халкына, Ходай тарафыннан бирелгән бер мәрхәмәттер. Ирен кадерләп соңгы юлга озату, аның хәтерен саклап яшәү – хатын-кыз өлешенә тия. Гөлсинә ханым Фәйзуллина, менә шушы кичәне оештырып, татар зыялыларының үзләреннән соң яшәп калачак хатыннарына матур үрнәк күрсәтте. Кылган игелеге үзенә бәрәкәт булып кайтса иде, дип телибез», – диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar