Бүген, 13 май, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында эшмәкәр Рөстәм Галиуллов һәм эшмәкәр Шамил Гобәйдуллин милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Рәхмәт хатларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.