ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Безнең киләчәгебез сезнең кулларда»
Рөстәм Миңнеханов: «Безнең киләчәгебез сезнең кулларда»

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең киләчәгебез сезнең кулларда»

20 номинация, 20 җиңүче. Ә «Ел студенты» исеменә кем лаек булды?

27 гыйнвар көнне XXI «Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясен тапшыру тантанасы узды.

–    Без Югары белем бирү мәктәпләребезнең зур потенциаллы булуларына бик шатбыз. Безнең киләчәгебез сезнең кулларда, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңннеханов студентларга. – Соңгы берничә ел эчендә генә дә Республикабызда Югары мәктәпләр өчен күп кенә Федераль дәрәҗәдәге проектлар булдырдык. Республикабызның ул проектларда актив катнашуы сөендерә, – диде ул, рәхмәт сүзләрен белдереп.

20 номинация, 20 җиңүче. Һәр катнашучы бу сәхнәдә басып торыр өчен күпме көч куйган һәм йокысыз төннәр үткәргән. Аларның барысын да яшьлек, максатчанлык һәм дуслык берләштерә. Тантанага әзерләнгәндә студентлар дуслашып бетәргә дә өлгергәндер, күрәсең. Бер номинациядә катнашучылар үз исемнәрен ишетергә теләсәләр дә, җиңүче өчен ихлас сөенә беләләр. Шулдыр инде ул – эчкерсез яшьлек!

Ә җиңүче исемнәренә кемнәр лаек булды соң? Әйдәгез, танышыйк!

«Елның патриотлык берләшмәсе» – КДЭУның эзләү отряды «Поисковая Тропа» («Патриотическое объединение года» — Поисковый отряд КГЭУ «Поисковая Тропа»)

«Ел волонтеры» – Ибәтуллина Диана, Казан дәүләт энергетика университеты («Доброволец/Волонтер года» — Ибатуллина Диана, Казанский государственный энергетический университет)

«Студентларның ел проекты» – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «РКТ» бию бәйгесе («Студенческий проект года» — Конкурс танца «РКТ», Казанский государственный архитектурно-строительный университет)

«Ел медиачысы» – Кульбарисова Алия, Казан (Идел буе) федераль университеты («Медийщик года» — Кульбарисова Алия, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Студентлар медиасы» – Медиа «Крылатые барсы», Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты («Студенческое медиа года» — Медиа «Крылатые барсы», Поволжский государственный университет физической культуры, спорта и туризма)

«Елның чит ил студенты» – Укаегбу Фредрик Чиемери, Казан (Идел буе) федераль университеты («Иностранный студент года» — Укаегбу Фредрик Чиемери, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Студентларның иҗат коллективы»- «K-CREW» бию коллективы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты («Студенческий творческий коллектив года» — Танцевальный коллектив «K-CREW», Поволжский государственный университет физической культуры, спорта и туризма)

«Ел студентлар спорт берләшмәсе» номинациясендә җиңүчеләр – «КАИ-ЗИЛАНТ» ССК (Победители номинации «Студенческое спортивное объединение года» — ССК «КАИ-ЗИЛАНТ»)

«Елның студентлар оешмасы» – КДЭУның Студентлар отрядлары штабы («Студенческая организация года» — Штаб Студенческих отрядов КГЭУ «Тесла»)

«Ел интеллекты» – Выборнов Даниил, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты («Интеллект года» — Выборнов Даниил, Казанский государственный архитектурно-строительный университет)

«Студентларның фәнни оешмасы» – И.А. Студенцева исемендәге СНО, Казан дәүләт медицина университеты («Студенческая научная организация года» — СНО им. И.А. Студенцевой, Казанский государственный медицинский университет)

«Стартап года» – ЛиХимТех (BiSurf проекты), Казан милли тикшеренү технология университеты («Стартап года» — ЛиХимТех (проект BiSurf), Казанский национальный исследовательский технологический университет)

«Елның ИТ-ачышы» – Швецов Егор, Иннополис университеты («ИТ-открытие года» – Швецов Егор, Университет Иннополис)

«Ел старостасы» – Сафина Алинә, Казан (Идел буе) федераль университеты («Староста года» — Сафина Алина, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Ел тулай тораклары студентлар советы» – Студентларның 9 нчы номерлы тулай торак советы, Казан (Идел буе) федераль университеты («Студенческий совет общежития года» — Студенческий совет общежития №9 Студенческого городка, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Ел студентлар үзидарәсе органы» – В.М. Лебедев исемендәге КФ РДУП студентлар советы («Орган студенческого самоуправления года» — Студенческий совет КФ РГУП имени В.М. Лебедева)

«Елның иҗади шәхесе» – Әминова Милена, Казан дәүләт энергетика университеты («Творческая личность года» — Аминова Милена, Казанский государственный энергетический университет)

«Ел спортчысы» – Галиева Алинә, Казан (Идел буе) федераль университеты («Спортсмен года» — Галиева Алина, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Ел җәмәгать эшлеклесе» – Калимова Назгуль, Казан (Идел буе) федераль университеты («Общественник года» — Калимова Назгуль, Казанский (Приволжский) федеральный университет)

«Ел студенты» исеменә Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов лаек булды.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*