tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә “Гәүһәр” мәчетендә булды
Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә “Гәүһәр” мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә “Гәүһәр” мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә шәһәрендә эш сәфәрендә. Визиты барышында ул яңа “Гәүһәр” мәчетендә булды.

Мәчет 250 кешегә исәпләнгән. Төзелештә иганәчеләр һәм шәһәр халкы акчалары файдаланылган. Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты, аның эшчәнлеге белән танышты. Ике манаралы 27 метр биеклектәге ике катлы бина архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион якын килүләрне берләштергән уникаль дизайны белән аерылып тора. Янәшәдәге территориядә яңа җәмәгать киңлеге булдырылган. Биредә футбол кыры һәм яктырткычлары булган төзекләндерелгән парк, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажер җайланмалары, балалар өчен зур уен һәм баскетбол мәйданчыклары урнаштырылган. Шулай ук мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы белән тоташтыручы җәяүлеләр һәм велосипед юллары да төзекләндерелгән.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*