tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы старт алды. Биредә ул форум делегатларын сәламләде.

-Милләтебезгә, тел, гореф-гадәт, динебезгә битараф булмаган кешеләр биредә җыелган. Без сезгә рәхмәтле! Сез эшегезне дә алып барасыз, башкалар өчен эш урыннары да булдырасыз. Әгәр дә эшмәкәрләр булмаса, авылның киләчәге юк. Сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшыра алсак, без бик шатбыз! – диде ул.

Пленар утырыш азагында Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*