2025 елның 16–18 май көннәрендә Казан һәм Болгар шәһәрләрендә «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы уздырыла. Бүген, 17 майда, форум кысаларында төп чараларның берсе — пленар утырыш үткәрелде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады.
— Сезнең барыгызны да Татарстан җирендә күрүебезгә без чын күңелдән шат. Сезгә вакыт табып монда килеп, фикер алышу, аралашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Чыгышлар бик эчтәлекле иделәр. Үзегез дә беләсез: Казан — ул Россия күләмендә генә түгел, ислам дөньясында да билгеле. Киләсе елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып игълан ителде, — диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.
Ул шулай ук форумның программасы бик тирән эчтәлекле булуын, дин аша милли гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады:
— Безнең бу җыен бик кирәк. Милли традицияләребезне, телебезне, мәдәниятебезне дин аша гына саклап кала алабыз, — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Пленар утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.