tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуй кунакларын сәламләде
Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуй кунакларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуй кунакларын сәламләде

Бүген Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй уза. Милли бәйрәмебезгә Бөтендөнья татар конгрессы 29 субъекттан — Луганск Халык Республикасыннан алып Ерак Көнчыгыш төбәкләренә кадәр — татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен җыйды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев сәламләде.

— Бер матур бәйрәм бар — Сабантуй. Аны без кыр эшләре тәмамлангач үткәрәбез. Менә безгә дә әлеге гүзәл җирлектә бәйрәмебездә булырга насыйп итте. Әгәр тарихыбызга күз салсак, аралашсак, уртак якларыбыз бик күп. Әлбәттә, мин биредә яшәүче һәм республиканың актив әгъзасы булган татарларны чын күңелемнән сәламлим. Хезмәттәшем әйткәнчә, Татарстан һәм Якутия — илебезнең терәк төбәкләре. Шик юк: мондый республикалар, мондый халык белән без, әлбәттә, барысын да җиңәрбез! Мин спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен, ә кунакларыбыз бу гүзәл җирнең мәдәнияте белән соклансыннар дип телим. Һәрберегезгә зур рәхмәт! — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Алга таба ул Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*