tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тын бакча» дини комплексын ачуда катнаштылар
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тын бакча» дини комплексын ачуда катнаштылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тын бакча» дини комплексын ачуда катнаштылар

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тын бакча» дини комплексын ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин булды. Чарада шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру Республика балалар клиник хастаханәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте һәм РПЧ Татарстан митрополиясе, шулай ук күп кенә хәйрия һәм иҗтимагый берләшмәләрнең күпьеллык хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды. «Тын бакча» дини комплексы үзәгендә мәчет һәм гыйбадәтханә (аларның исемнәре – «Әбү Гали ибн сина» һәм «Целительница ) урнашкан. “Бүген без Татарстан Республикасы Көнен, башкалабыз Казан шәһәре Көнен билгеләп үтәбез, һәм, әлбәттә, безнең өчен өченче бәйрәм – «Тын бакча» комплексын ачу, – диде Рөстәм Миңнеханов дини комплексны ачу тантанасында. – Балалар клиник хастаханәсе янында төзелгән шундый объектларның булуы яхшы. Сезнең һәркайсыгызга – бүген бирегә килгәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Бик зур рәхмәт сезгә! Безгә авыр булганда, без барыбыз да үз Аллаһыбызга мөрәҗәгать итәбез. Бу ярдәм итә. Монда мәчет һәм гыйбадәтханә төзү карары да – игелекле карар, Аллаһ ризалыгы өчен.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл чыгыш ясады. Ачылу тантанасында «Аллилуйя» музыкаль композициясе яңгырады (аны җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең катнаш хоры башкарды). Шулай ук барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар мәчет һәм часовняны карадылар. Чарада Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*