Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уза. Чараның төп вакыйгасы – Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать әһелләренең гала-концерты.
Бүген, 17 августта, узган концертта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.
Әлеге чара Россия халыкларының үзара дус һәм тату яшәүләрен, төбәкләрнең социаль һәм икътисади, мәдәни яктан элемтәдә торуларын күрсәтә.
