Өлкә Сабантуенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Оренбург өлкәсендә (Пономаревка авылында) узды.
Өлкә Сабантуена килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсенең күргәзмә мәйданчыгы белән танышты, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының татар ишегалдында булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Сабантуй мәйданчыкларын Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Евгений Солнцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Оренбург өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов карады.
Өлкә Сабантуен оештыручылар – Оренбург өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Оренбург өлкәсенең Пономаревка муниципаль районы, Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районы, «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.
Сабантуй программасында: халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, спорт ярышлары, традицион конкурслар, ат чабышлары, «Аударыш» атларда көрәш ярышлары, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы иҗат коллективларының зур концерт программасы.
Татарстаннан Сабантуйга иҗади делегация килде, аның составында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Премьер» вокаль триосы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова барды.
Моннан тыш, үзәк сәхнәдә Оренбург дәүләт рус халык хоры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры артистлары, Оренбург һәм Татарстанның Ютазы районының башка иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Өлкә Сабантуен ачу тантанасында барысын да сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга өлкә Сабантуенда катнашу хөрмәте насыйп булды, диде. “Сабантуйны бәйрәм итү илебезнең 62 төбәгендә һәм 38 илдә үткәрелә. Бу язгы кыр эшләреннән соң сабан бәйрәме, һәм традиция буенча бу бәйрәмгә барысы бергә җыела, милләтенә яки диненә карамастан – барысы бергә!” – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык катнашучыларга да рәхәт һәм күңелле бәйрәм теләде.
Рөстәм Миңнеханов «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» абруйлы төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның рәисе эшкуар, өлкә Закон чыгару собраниесе депутаты һәм меценат Дәүләтов Илдус Ядкяр улы эшчәнлеген билгеләп үтте. “Әйдәгез аңа кул чабыйк, – дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. – Монда федераль Сабантуй да булыр дип уйлыйм!»
Оренбург өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев билгеләп үткәнчә, ул бүген Оренбург җирендә Татарстан кунаклары һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов булуга бик шат. “Оренбург өлкәсе – бөтен илебез кебек үк – күп милләтле. Биредә 100 дән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Биредә төрле халыкларның тарихы һәм мәдәни мирасы, һәркемгә үзара хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт – без менә нәрсәгә таянабыз һәм яшь буынны нәрсәгә өйрәтәбез. Татарлар – Оренбург өлкәсендә сан ягыннан икенче этнос. Алар ачык йөзле, кунакчыл һәм ачык күңелле халык, аларның милли традицияләре бай. Татар милләтеннән булган якташларыбыз арасында дөньякүләм танылган галимнәр, атказанган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, уңышлы эшмәкәрләр, дәүләт эшлеклеләре шактый. Алар барысы да – безнең уртак горурлыгыбыз”, – дип сөйләде Евгений Солнцев.
Губернатор билгеләп үткәнчә, Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе мәдәниятне, туган телне саклау буенча зур эш алып бара, төбәк тормышында актив катнаша. “Бердәмлектә, хезмәттәшлектә, татулыкта һәм бер-беребезне аңлауда – безнең көч. Иң кыйммәтлесе – безнең бердәм Россия һәм безнең үзара мөнәсәбәтләр. Бу, һичшиксез, безнең өстенлек”, – дип ассызыклады ул. Евгений Солнцев бүгенге Сабантуйның кызыклы үтәчәгенә ышаныч белдерде.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Россиянең дә, аның төбәкләре кебек үк, күп милләтле ил булуын белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. “Татарстанда барлык татарларның яртысы гына яши, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яши. Оренбург өлкәсендә дә татарлар яши, аларның үз мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу мөмкинлеге бар. Бүген Сабантуй Оренбург өлкәсе җитәкчелеге һәм җирле эшкуарлар ярдәме белән оештырылды. Мондый бәйрәмнәр Оренбург өлкәсенең төрле нокталарында уздырыла, һәм без хезмәттәшем – өлкә Губернаторы белән биредә федераль Сабантуй уздыру турында килештек. Бу бик уңай дип саныйм. Без һәр милләтне хөрмәт итәргә тиеш. Монда, Оренбургта, барлык милләтләр дә бу мәсьәләләргә бик сак карыйлар һәм ярдәм итәләр. Мин Оренбург өлкәсенә чакыруыгыз өчен рәхмәтле.
Монда Сабантуй өчен безнең яктан Татарстанның Ютазы районы җаваплы. Ә без – Татарстан – Оренбург өлкәсе белән һәрвакыт янәшә, Сабантуйны уздыру буенча гына түгел, башка мәсьәләләр һәм уртак проектлар буенча да. Алга таба хезмәттәшлек итәчәкбез!»
Журналист Рөстәм Миңнехановтан: “Без федераль Сабантуйны тартырбыз дип уйлыйсызмы?” Моңа Татарстан Рәисе ышанычлы җавап бирде:”Сез барысын да булдырачаксыз! Сез хәтта Бөтендөнья Сабантуен да үткәрә алачаксыз!»
Белешмә өчен:
2025 елда Оренбург өлкәсендә Сабантуйны киң билгеләп үтәләр. Өлкә Сабантуе 7 июньдә Оренбургның Пономаревка районындагы аэродром территориясендә уза. Киләсе нокта Богуруслан булачак, анда 12 июньдә халык күңел ачулары булачак, ә 15 июньдә Оренбуг өлкәсендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Соль-Илецкта көтәләр.
Чыганак: rais.tatarstan.ru