Быел XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда авылында уза. Тантаналы ачылыш вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясенә газель машинасын тапшырды. Машина ачкычы «Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәлил Фәрвазетдиновка тапшырылды.