tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың 100 еллыгын берәү дә кичектермәде”
Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың 100 еллыгын берәү дә кичектермәде”

Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың 100 еллыгын берәү дә кичектермәде”

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чаралар үткәреләчәк, аларны берәү дә кичектермәде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан 24” телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

27 майда, ТАССР оешкан көнне, республика Дәүләт Советы утырышы уздырылачак. Июнь аенда исә Татарстан Хөкүмәтенең тантаналы утырышы узачак.

– 100 еллыкка без бик күп объектлар әзерләдек. Башкаланы гына алсак та, Казанның Зур боҗрасыннан тиздән трамвай йөри башлаячак. Юдинода, Дәрвишләр бистәсендә, “Чулпан” мәдәният йорты, Алафузов театрлары төзекләндерелде. Бу әле шәһәрдәге объектлар гына. Милли китапханә булачак, Чаллыда шундый объектлар бар. Аз-азлап урамнарга чыга, дистанция саклап булса да аралаша башладык. Билгеләнгән чараларның барысын да үткәрмибез.

Төп чараларны без августта, Республика көне уңаеннан уздырырбыз дип уйлыйм. Республиканың 100 еллыгын берәү дә кичектермәде. Без аны лаеклы каршы алачакбыз. Безнең өчен бу бик мөһим. Моннан 100 ел элек  хәзерге Татарстанның чикләре билгеләнгән. Аны булдыруда күпме кеше катнашкан. Һәр муниципалитетта, һәр шәһәрдә программа булдырылган. Массакүләм чаралар гына кичектерелә, башкалары барысы да уздырылачак, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*