tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин очрашуында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин очрашуында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин очрашуында катнашты. Очрашу Казанда БРИКС саммиты кысаларында узды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 2 тапкырга диярлек арткан һәм 3 млрд доллардан артып киткән. Кытай провинцияләре белән 8 килешү имзаланган. Татарстан «Идел-Янцзы» форматында хезмәттәшлек Советы эшендә катнаша. Казанда – Кытайның Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстанның Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.

Татарстан территориясендәге иң эре уртак проектларның берсе – «Хайер» компаниясе проекты. Ул республикада 5 завод төзегән. Татарстанның кайбер эре предприятиеләре Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итә.

Казанда 2 меңнән артык кытай студенты белем ала. Быелның сентябреннән Кытай авиакомапниясе Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*