tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Бүген, 20 августта, Самара шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе һәм Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Очрашу кысаларында «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев; СВО катнашучысы, ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры Рәмис Терегулов; Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин докладлар белән чыгыш ясады.

Фәхретдин Канюкаев үз чыгышында «Дуслык» оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Рәмис Терегулов исә, хезмәттәге тәҗрибәсе белән уртаклашып, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләде. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин рухи тәрбия һәм халыклар арасында үзара аңлашу мәсьәләләренә кагылды, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән эшнең әһәмиятен ассызыклады.

Шулай ук чыгыш ясаучылар Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищевның эшен югары бәяләделәр һәм барлык төбәк ресурсларын, өлкәдә яшәүче инициативалы кешеләрне Губернаторлыкка кандидат тирәсендә берләштерергә чакырдылар.

Очрашу ахырында катнашучыларга Вячеслав Федорищев һәм Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы ТР Рәисенә Самара өлкәсендә татарларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер, бигрәк тә мәдәни үсеш һәм туган телне саклау мәсьәләләрендә. Ул очрашуда катнашучыларны җәмгыять тормышында актив катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*