Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасында – Һөнәрләр Биләр Форумда кунакта булды. Биләр Форум – татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану, мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм МТ өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү һәм шәхси, һөнәри сыйфатларны камилләштерү, дөньякүләм трендлар белән танышу мохите.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 8 июльдән 1 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза.
Быел форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган өч смена үтә: Сәләт Биләр Форум (Selet), Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла / Junior Skills), Алдынгылар Биләр Форум (Первые/ Forward). Форум Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән 9000 баланы берләштерә. Биредә Россиянең төрле регионнарыннан: Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Ырымбур, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан килгән балалар очраша.
«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе.
Һөнәрләр Биләр Форум 18 – 24 июль көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында үткәреләчәк. Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырыла.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар үткәрелә. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп бара. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары ясала, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәрелә, шулай ук «ЭкоСәләт» һәм Биләр тарихы буенча махсус проектлар мәйданчыклары эшли.
Республикабыз Рәисе Һөнәрләр Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә җылы теләкләрен җиткерде:
«Беренче тапкыр Биләргә кайчан килгәнемне хәтерләмим, әмма бу Изге җирләр һәрвакыт үзенә тартып тора. Бирегә нигез салучылар – уң юлдан баручылар. Бөтен дөньяда глобализация барган чорда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Нәкъ «Сәләт» оешмасы гаиләләр белән беррәттән балаларга дөрес тәрбия башлангычлары бирүдә, аларга якты киләчәкләрен билгеләүдә ярдәм итүче төп рольне башкара. Боларның барысы – бердәм команда эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әйдаман, башҗитәкләрнең гадел хезмәте нигезендә сәлкешләргә дөрес тәрбия орлыклары салына. Балачак – иң рәхәт чак! Безнең вакытта бүгенге көнге мөмкинлекләр булмаса да, без бик бәхетле идек. Сез дә яшьлекнең, балачакның кадерен белегез! Сәләт – республикабыз өчен үрнәк программа!»
«Сәләт» яшьләр үзәгендә актив эшчәнлек алып барылганга инде 30 елдан артык. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте.
Бу елгы «Сәләлтле җәй» ял итү кампаниясе кысаларынла 24 профильле алан уздырыла. Алар үз эшчәнлекләрен август ахырына кадәр алып барачак.
Сәләт – мөмкинлекләр мохите! Биредә сәлкешләр иҗатташ фикердәшләр табып, гомерлек дусларын очратып, өметле якты киләчәккә атлыйлар.
“Сәләт” яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте