tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов тарихи Яңа бистә мәчетенең ачылышында катнашты
Рөстәм Миңнеханов тарихи Яңа бистә мәчетенең ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов тарихи Яңа бистә мәчетенең ачылышында катнашты

Бүген Казанда 1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетен («Ак мәчет») Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында танталы рәвештә ачтылар.

  • «Ак мәчет» Казан шәһәренең бердәнбер эшләми торган тарихи мәчете иде. 1928 елда ябылганнан соң мәчет бинасы башка максатлар өчен җайлаштырыла. 2002 елда дин тотучыларга кире кайтарыла. 2023-2024 елларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән хәйрия акчалары хисабына мәчеттә ремонт-реставрация эшләре башкарылган.

«100 ел бу борынгы мәчеттә намаз укылмаган. Бүгенге көндә мәчет төзекләндерелде, аны күптән башкарырга кирәк иде, әмма безнең кул җитмәде», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзекләндерү эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Республика җитәкчесе белән бергә чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

«Яңа бистә мәчетенең тарихы бик тирән. Әмирхан Еникинең «Мәчет елый» дигән әсәре бар, ул әсәрдә нәкъ бу мәчет турында сөйләнә, чөнки Совет чорында мәчет ябылгач, халык ахшам намазы вакытында мәчеттән сабый баланың елавы ишетелә, дия торган булган. Мәчет ябылып, манарасы киселгәннән соң, биредә төрле-төрле оешмалар урнаштырылды. Ниһаять, Аллаһка шөкер, бүген ул ачыла», – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти мәчетләрнең татар халкы язмышында зур роль уйнавын һәм рухи үзәк булып торуын да билгеләде. «Мәчет –ул гыйбадәтханә генә түгел, биредә исем дә кушыла, никахлар да укыла, төрле проблемалар да хәл ителә һәм мохтаҗларга да ярдәм күрсәтелә. Татарлар өчен мәчет – ул рухи үзәк. Татар теле динне торгызуда да зур ярдәм күрсәтә, чөнки вәгазьләр татар телендә укыла», – ди ул.

Камил Сәмигуллин мәчетне реставрацияләү эшләрен башкаруда булышу өчен ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Әгәр дә гади мәчетләр мөселманнар ярдәме белән төзелсә, борынгы, тарихи мәчетләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты ярдәмендә торгызыла. Иван Гущинга зур рәхмәтләр әйтәсе килә», –диде ул.

Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Сәлмәнгә мулла таягы тапшырылды.

«Кешеләр: «Мәчет ябылган идеме?» – дип сорыйлар. Әйе, ул ябык иде. Әмма мәчет – ул тере ия, һәм кыямәт көнендә ул шаһитлык бирәчәк. Без күрмәгән җан ияләренең догалары монда беркайчан да тукталмый», – ди Фәрид хәзрәт.

Ремонт-реставрация эшләре барышында Совет чорындагы янкормалар сүтелә, мәчетнең тарихи кыяфәте торгызыла, фундаментлар һәм грунтлар көчәйтелә, стеналар гидрофобизацияләнә, баскычлар урнаштырыла, агач тәрәзә блоклары куела, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре монтажлана (электр, газ), манара, мәчет коймалары торгызыла, ярымай куела.

Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы 542 кв.метр. Ул – ике катлы, икенче катта өч заллы ирләр өчен намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Тәһарәтханә, ашау бүлмәсе аерым торучы бинада урнаштырылган. Мәчет комплексының мәйданы 1466 кв. метр тәшкил итә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*