Казан Кирмәнендә үткәрелүче TAT CULT FEST фестивалендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр. Ул фестивальнең мәйданчыклары белән танышып чыкты.

Моннан тыш, Президентка Олег Самойловның “Татарстан Республикасы” күргәзмәсен, театраль сәхнәләрне, дизайн-маркетларны күрсәттеләр. Соңыннан ул дөньякүләм танылган татар иҗатчы вәкилләре белән күрешеп, алар белән уртак фотога төште.
Австралия татары, музыкант Зуля Камалова Президент белән күрешкәч, аңа рәхмәтен белдерде. “Мондый фестивальне оештырганга рәхмәт әйтәм, без Казанга килгәнебезгә бик шат булдык”, – диде Зуля Камалова.
Бөтендөнья яшьләре форумы рәисе “Татар-информ” хәбәрчесенә TAT CULT FEST фестивален күптәннән уздырырга хыяллануларын сөйләде. “Бер-ике тапкыр эшләп тә караган идек, башка кешеләр дә оешытырып караган иде, ул йә килеп чыкмады, йә аның вакыты туры килмәде. Бүгенге фестиваль безнең өчен җитди алга китеш булды, без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны да, Мәдәният министры Ирада Әюпованы да, Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны да чакырдык, халык та килде. Ничә еллар буена берләшмәләр, татар дизайнерлары, музыкантлар белән эшләгәч, без кунакларыбызны заманча татар мәдәнияте белән таныштырдык”, – ди Тәбрис Яруллин.

“Без Президентка фестивальнең музыкаль концепциясе турында сөйләдек. Дизайн-маркетта исә савыт-саба да, кием дә, балалар һәм өлкәннәр өчен продуктлар тәкъдим ителде. Һәр дизайнерда да татар стиле бар, аларның һәркайсы татар мәдәниятенә бәйле. Казан Кирмәне диварында фестиваль өчен махсус күргәзмә ясадык, Татарстан рәссамнарының ун эшен тәкъдим иттек. Актыкта исә хедлайнерларыбыз белән очраштык, алар бергәләшеп аралашты. Кайчан әле бөтен дөньядан җыелган татарлар бергә күрешә алачакбыз дип, алар бергәләшеп истәлеккә фотога төште”, – ди Yummy music лейблының җитәкчесе Ильяс Гафаров Ильяс Гафаров.
“Рөстәм Миңнеханов фестивальне бик уңай яктан бәяләде, дизайнерларның эшләнмәләрен кызыксыну белән карады, канәгать калды”, – диде Ильяс Гафаров.
Хәзерге минутларда фестивальнең рок, фьюжн һәм электрон сәхнәләрендә дөньяның 20 шәһәреннән килгән 30 иң яхшы татар төркеме чыгыш ясый. Алар заманча милли музыканың төп казанышларын тәкъдим итә.
- TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 0:00дә тәмамланды. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка шəһəр берлəшмəлəре ярдәме белән уздырылды.
Зилә Мөбәрәкшина
