ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында: Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк!
Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында: Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк!

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында: Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк!

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш – җыенның йомгаклау чарасы үтте.

«Бүген безнең илебездә татар авылларының саны 4200гә якын. Уңышлы эшмәкәрләр – авыл халкының ышанычлы таянычы. Сез авыл үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары белән тәэмин итәсез, мәктәпләргә, мәчетләргә булышасыз, милли йолаларны торгызасыз. Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк!  Бергә булыйк, бердәм булыйк!», – диде ТР Рәисе.

Чараның пленар утырышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бу форумга Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык катнашучы килде. Җыенда катнашучылар арасында – кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалык хуҗалары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*