tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Туган як” татар мәдәни үзәгенә микроавтобус тапшырды
Рөстәм Миңнеханов “Туган як” татар мәдәни үзәгенә микроавтобус тапшырды

Рөстәм Миңнеханов “Туган як” татар мәдәни үзәгенә микроавтобус тапшырды

Бүген Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабан туеның тантаналы ачылышы узды. Чараның мөһим өлешләренең берсе – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләр тапшыру иде.

Саха (Якутия) республикасында татар мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендәге казанышларын тану йөзеннән Татарстан Рәисе “Туган Як” татар мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасына микроавтобус тапшырды. Бүләкне үзәк җитәкчесе Игорь Халилов кабул итеп алды. Оешма төбәктәге татар диаспорасы белән актив эшли, мәдәни чаралар үткәрә, милли мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә һәм халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыта.

Шулай ук Сабантуй батырына да Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – автомобиль тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*