Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады.
Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә. Бу указ буенча, Ураза бәйрәме 24 майда, Корбан бәйрәме 31 июльдә булачак.
«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 24 майны Ураза гаетен, 31 июльне Корбан гаетен бәйрәм итә башлый торган көн дип билгеләргә», диелә әлеге документта.