Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.
Бәйрәм башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин Татар Каргалысы авылында кайбер социаль һәм мәдәният объектларын карады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы мондагы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов клуб хезмәткәрләре белән сөйләште һәм аларга иҗат уңышлары теләде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татар Каргалысы гомуми урта белем мәктәбенә юнәлде. Монда күптән түгел капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы уку бүлмәләрен һәм музейны карап әйләнде.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов авыл фермерлары Ягъфәровлар гаиләсе белән очрашты. Алар 90 нчы еллардан бирле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкларында сыер һәм ат асрыйлар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аларга төрле бүләкләр тапшырды һәм алар белән чәйләп алды.
Сабантуй көндезге уникеләр тирәсенә тантаналы рәвештә ачылды. Төп кунаклар Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Берг һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов иде.
Мәртәбәле кунаклар “Сәид Бистәсе” театральләштерелгән урамын карап йөрделәр, анда төрле милләт хуҗалыклары күрсәтелгән. Шул исәптән татар һәм башкорт халкы хуҗалыклары да. Быел Татарстан Республикасын Бөтенроссия авыл Сабантуенда Кукмара муниципаль районы тәкъдир итте.
Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Бергка бәйрәмне яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Оренбург өлкәсендә барлык милләт вәкилләренә дә зур игътибар бирелә, шул исәптән татарларга да. “Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылында. Күптән түгел җирле хакимиятләр ярдәмендә ремонт ясалган клубта булдык, мәктәпне карап чыктык. Авыл үзе дә бик матур. Бу монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңай шартлар тудырылуын белдерә “, – диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов Михаила Бабичның киләчәктә Бөтенроссия авыл Сабантуйларын Идел буе федераль округы территориясендә уздыру турындагы фикерен хуплады. Шулай итеп, киләчәк 2016 ел Сабантуе Ульяновск өлкәсендә узачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Оренбург өлкәсе кешеләренә тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Региональ татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычы тапшырды.
Сабантуйда катнашучыларны сәламләп, Юрий Берг билгеләп үткәнчә, Оренбург – күп милләтле край. Монда 126 милләт вәкиле яши, диде ул. “Шулардан 150 меңе татар. 40% халык мөселман”, – диде Юрий Берг.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татар милли бәйрәме Сабантуйны Россиянең башка регионнарында уздыру зур әһәмияткә ия. “Без үзебезнең традицияләребез, үзебезнең мәмдәниятебез, телибез һәм мөмкинлекләребез турында башка милләт вәкилләренә дә сөйлисебез килә. Шуңа күрә без, башкорт дусларыбыз белән бергә, бу бәйрәмне илнең төрле төбәкләрендә оештырабыз”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар татарча көрәш һәм ат чабышы карадылар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев