tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына 90 ел
Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына 90 ел

Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына 90 ел

2024нче елның 7нче сентябрендә Ростов өлкәсендә сакланып калган бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына (Кзыл Аул) 90 ел тулуына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды. Ростов өлкәсенең “Якташлар” Татар-Башкорт мәдәни үзәге оешмасы активы, Ростов өлкәсенең “Ак калфак” кызлары бу чарада бик актив катнаштылар. Обливск мәдәният йортында юбилейга Кызыл авыл халкы, күрше шәһәрләрдән кунаклар, хакимият вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар җыелды.
Ак калфак кызларыбыз кунакларны татар мәдәнияте күргәзмәсендә каршы алдылар. Анда татар халкының традицион көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, китаплар һәм кул эшләре тәкъдим ителде. Шулай ук кызларыбыз кунакларны татар милли сый-хөрмәтләре белән дә сыйладылар. Моннан тыш, мәдәният йортының фойесында Кызыл авылга багышланган архив кадрларыннан торган фотокүргәзмә дә эшләде.
Бәйрәм чарасы концертлар залында  театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.
Аннан соң күп балалы гаиләләрне, юбиляр гаиләләрне,  авыл тормышында актив эшчәнлек алып барган кешеләрне, ветераннарны,  өлкәннәрне, СВОда катнашучыларны  котлап уздылар.
Концерт өлешендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, Татарстан Республикасыннан килгән халыкара конкурслары лауреаты Руслан Хәсәнов, Донецк шәһәреннән (ДНР) “Без бергә Донбасс татарлары” татар фольклор ансамбле һәм шулай ук Ростов өлкәсенең “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе кызлары Сания Шарахматова һәм Ирина Лукьянченко  да чыгыш ясадылар. Татар халык һәм эстрада җырларын, татар биюләрен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте, барлык Кызыл авыл халкы өчен истәлекле вакыйга булып калды.
Гөлнара Шәрәфиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*