tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы “Рамазан аена әзерләнү” киңәшмәсен уздырды
Ростов өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы “Рамазан аена әзерләнү” киңәшмәсен уздырды

Ростов өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы “Рамазан аена әзерләнү” киңәшмәсен уздырды

2025 елның 30 гыйнварында Ростов өлкәсенең татар-башкорт мәдәни үзәгендә хатын-кызлар “Ак калфак” оешмасында яңа форматта оештырылган очрашу уздырылды. Бу очрашуга мөселман хатын-кызлар спикерлары Рамазан аена әзерләнү турында махсус лекцияләр укыдылар.

“Рамазан аена әзерләнү” киңәшмәсе бик җанлы узды, тыңлаучылар дискуссияләрдә актив катнаштылар, үзләре өчен файдалы киңәшләр алдылар. Мөһим киңәшләрне, фикерләрне конспект формасында язып бардылар.

Очрашу традициягә кергән чәй табыны белән тәмамланды. Мәҗелестә хатын-кызлар дусларча фикер алыштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Мондый файдалы очрашуларны дәвам итәргә кирәклеген белдерделәр.

Җирле “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*