tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Руфат Рамазанов: “Эшмәкәрләр изге эш башкаралар”
Руфат Рамазанов: “Эшмәкәрләр изге эш башкаралар”

Руфат Рамазанов: “Эшмәкәрләр изге эш башкаралар”

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештыра. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы уза.

Пленар утырышта Төмән өлкәсеннән Руфат Рамазанов чыгыш ясады. Биредә ул үзенең туган ягы турында мәгълүмат бирде.

Вагай районы – Төмән өлкәсендә иң зур районнарның берсе. Аның территориясе 18,4 мең квадрат метр, һәм анда 18 меңнән артык кеше яши, шуларның 42% татарлар. Районның үзәге – Вагай авылы, ул Вагай елгасының уң ярында урнашкан. Анда яшәүче халык – тырыш һәм чыдам Себер татарлары. Алар шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бара, кыргый үләннәр җыя, балык тота һәм артык продукцияне якындагы азык-төлек оешмаларына сата.

Вагай районында татар халкының милли мәдәнияте һәм традицияләре бик актив үсеп килә. 11 мәгариф учреждениесендә 858 укучы белем ала, һәм татар теле укыту оештырылган. Укытучылар арасында Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булган Асия Юрисовна Зимагулова да бар.

-Милләтара татулыкны ныгытуда татарларның милли мәдәни автономиясе бик зур роль уйный. Мәчетләр безнең җәмгыятьтә мөһим урын алып тора. Алар намаз уку урыны гына түгел, ә социаль тормыш үзәге дә булып хезмәт итә. Бүген Вагай районында 20 мәчет эшли, һәм соңгы 5 елда яңа мәчетләр төзелде. 2017 елда Вагай авылы тарихында беренче тапкыр «Әл-Кәүсәр» Җәмигъ мәчете төзелә башлады. Бу проект җирле халыкның, Төмән өлкәсенең Хөкүмәтенең һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларның финанс һәм мораль ярдәме белән тормышка ашырылды. Максатчан уртак эш безне күптән көтелгән вакыйганы, Вагай җирендә мәчет ачылуга якынайта дип ышанабыз. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Вагай районы халкы сезне мәчет ачылышында күрергә шат булачак. Сезне чакырабыз! – диде ул һәм катнашучыларны Рамазан ае белән котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*