Быелдан башлап Мәдәният министрлыгы экспертлар советы һәм иҗат берлекләренең эш принципларын үзгәртәчәк.
«Без рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлтелгән яңа драматургия, концерт әсәрләре иҗат итү һәм театр куелышлары өчен дәүләт заказы практикасын кертәбез», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Ул министрлыкның мондый тәҗрибәсе булуын әйтте. 2019 елда министрлык ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча, 2022 елда татар халкының мәдәният саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча әсәрләр булдыруга юнәлтелгән грантлар бирелгән булуын искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar