tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рухи мирас яки Арслан Палкай эзеннән
Рухи мирас яки Арслан Палкай эзеннән

Рухи мирас яки Арслан Палкай эзеннән

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты канаты астында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы 22-23 майда Пенза өлкәсенең татарлар күптәннән һәм күпләп яши торган Каменка районында уздырылды.

– Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 1676 бүлеге бар. Алар   Россиянең 48 регионында, Татарстанның һәрбер районында һәм 17 чит илдә эш алып бара. Бүгенге чарада Татарстаннан һәм илебезнең 16 регионыннан 70 вәкил һәм җирле оешма әгъзалары катнаша, – дип белдерде оешма җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова, утырышны ачып җибәргәндә.

Җирле “Ак калфак” Пенза өлкәсенең Каменка районында Эльмира ханым Васильева җитәкчелегендә ун елга якын эшли инде. Ил күләмендә кунакларны аларның беренче кабул итүе һәм әзерлек эшләрендә җирле идарә, эшмәкәрләр бик нык булышкан. Безнең хатын-кызлар җыенына уңышлар теләп Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Владимирович  Мельниченко да сәламләү хаты җибәргән иде.

Пенза өлкәсендә соңгы мәгълүматлар буенча 1 миллион 200 меңнән бераз артык кеше яши, шуларның 86 меңнән артыгы татарлар.

– Татар мишәрләре без, – дип безне каршы алды Равза Равил кызы Мизитова, Каменка район мәдәният йорты әйдәп баручы белгече.  Ике көн буе ул безнең белән булды, бер генә мизгелгә дә йөзеннән елмаю төшмәде. Аның матур итеп мишәрчә сөйләшүен тыңлап туймаслык иде!

Татар сибелеп яши дибез, “Ак калфак”ның регионнарга барып үткәрелә торган күчмә утырышларында без моның чыннан да шулай икәнлеген күрәбез. Сибелгән татарның һәр җирдә үз сөйләме бар. Еш кына алардан, без Казан татарлары кебек сөйләшә белмибез инде дип, кыенсынып әйткәнне ишетәм. Чынлыкта, татар дөньясын алар нәкъ  менә шушы үзгә сөйләмнәре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, йолалары белән тагын да баета, киңәйтә, тирәнәйтә.

– Без мишәрләр, әмма без татар, ә сөйләшүебез мишәрчә, тик безне аңгырарсыз дип уйлыйм, шулай бит, аңышабыз? – Равзабыз, елмаеп, безне сәламләвен дәвам итеп.

Әлбәттә, аңлыйбыз. “Аңгырарсыз” дигәнне беренче ишетүем, шундук,  бездәге “аңгыра” сүзенең каян килеп чыкканлыгына төшендем. Без мәгънәсе аңлаешлы “аң” тамырын кулланып, аңа башка мәгънә биргәнбез, җүләр кебегрәк. Кызык, “җүләр” сүзе каян килеп чыкты икән? Читтәге татарлар белән танышу менә шулай итеп сүз байлыгын арттыра, уйландыра,  аңны да үстерә әле ул.

Арысландай!

Хәер, кем кемгә чит бит. Пенза өлкәсенә татарлар XVII гасырларда килеп урнаша. Бу күчмә утырышка исем юкка гына “Безнең рухи мирас” дип куелмаган, безнең маршрутка беренчеләрдән булып Арслан Палкай каберен зират кылу кертелгән иде. Татар морзаларыннан булган Арслан Палкай Пётр I патша вакытында аның Азов яулау походларында катнашып, үзен курку белмәс сугышчы итеп таныта.  Арслан Палкайга, аның батырлыгын бәяләп, патша, ни телисең, шуны сора ди. Риваятьләр буенча, Арслан морза, акча сорасаң, бетә, кием сорасаң, туза, мал сорасаң, мәшәкате күп, җир сорарга кирәк дигән фикергә килгән диләр. Патша моңа ат белән тәүлек буе чабарлык җир ал ди. Ат алыштыра- алыштыра чабып, ул бер әйләнә җир алган да, шунда татарларны чакырткан. Шулай итеп  алты татар авылы барлыкка килгән.

– Аларның исемнәре Кикино, татарча Кикин дибез, Кобылкино – Кобылкин, Мочалейка – Мәчәли, Телятино – Тәләтән, Кочалейка – Йәтмис. Алты авыл, алтысында да үз үзенчәлекләре җитәрлек, без кемнең кайсы авылдан икәнлеген хәтта йөзләренә карап та аера алабыз, – дип  Равза безне шаккатырды.

Мин тагын шуңа игътибар иттем, Пенза ягы татарлары үз тарихларын сөйләгәндә, без монда патша галиҗәнапләре тарафыннан мөселманнарга карата, бу очракта курку белмәс батыр йөрәкле Арслан Полкай сәбәпле, тискәре караш  сизмәдек. Башка җирләрдә, мәсәлән, мөселманнарның патша изүенә каршы көрәштә танылган кешеләр исеме мәңгеләштерә. Үткәннәр тарихы ул бит шактый катлаулы, аңа бер төсле генә бәя биреп булмый.

Арслан морза (1667-1710) тыныч тормышта да бик дәрәҗәле кеше була, татарлар өчен җан атып яши. Бу җирле боярларга ошамый, аны урманда сагалап торып үтерәләр. Кабере шул урман эчендә, караулы. Без килер алдыннан патша гаскәрләре офицеры Арслан морза кабере чардуганын яңартканнар,  “Акжигитов Арслан Палкай, 1698 елда Пётр I фәрманы белән монда җир алган” дигән язуы да бар.  Арслан морза рухына дога кылдык. Алга таба, без тарихта эзлебез дигәндә, минем күңелемдә Пенза татарлары горурлыгы булган аның исеменә дә калкып чыгар.

Белмәгән идем

Без алты татар авылын да йөреп чыга алмадык, Кикино авылында туктадык. 1300 кеше яши торган шактый зур төбәк икән. Кая барсам да, төбәкләрдәге каралты-кура төзелешендәге аермалыкка игътибар итәм. Монда,  элеккерәк өйләрдә, болдырлары зур түгел, өй ишегенә хәтле биш-алты адым булыр, ябулы кыек түбәле.

Авылның мәдәният йортлары, мәктәпләре күптән түгел генә заманча итеп ремонтланган.

Мәктәпкә килгәндә, анда үзем өчен зур ачыш ясадым. Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әллә нихәтле булганым бар, әмма аңа исем биргән татарның мәшгурь язучысы, драматургы, артисты Кәрим Тинчуринның (1887-1938) Пенза татарларыннан икәнлеген белми идем. Татар әдәбиятына зур өлеш керткән башка татар әдипләрен дә санап китик, алар барысы да шушы яктан: Муса Акъегет (1864-1923), Заһир Бигиев (1870-1902), Муса Бигиев (1875-1945), Гадел Кутуй (1903-1945), Шамил Усманов (1898-1937). Бары тик әдәбиятны гына алсак та, Пенза мишәрләренең татар дөньясына керткән өлеше бик зур!

Сынатмыйлар

Мәктәптә безнең игътибарга укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Исем кушу” йоласы тәкъдим ителде, аларны үзләренчә “Ат кушу” дип әйтәләр. Без кечкенәрәк чакта олылар “исемең ничек?” дип сорамый, “атың кем?” диләр иде. Борынгырак яңгырашлы бу сүз – атлы булу – затлырак яңгырый түгелме?

– Балаларның үз көчләре белән “Исем кушу” йоласын сәхнәләштерүне мин бик мөһим дип саныйм, – диде Кадрия ханым, чараның бу өлешенә югары бәя биреп. – Мулла ролендә дә алар үзләре, дога да кылдылар, сәдака дә бирделәр. Бу балалар күңеленә, үзләре катнашканлыктан, исем кушу йоласы сеңеп калды. Бер генә нәрсәне искәреп китәм, балага исем сайлаганда аның  мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк.

“Каз өмәсе” йоласы белән дә таныштык. Монда да үз сөйләмнәренә игътибар иттем, “гореф-гадәт” дип түгел, “адәт” диләр.

Мәктәпләренә килгәндә, зур гына территориядә урнашкан бу уку йортында барлыгы 85 бала укый. Узган гасырның җитмешенче елларында исә мәктәп бинасы гөрләп торган, көн дә аның ишеген 700 якын бала ачып кергән.

– 685 укучы иде, – диде мәктәп директоры Наил Рифкать улы Девликамов. Наил әфәнде укытучылар династиясен дәвам итүче, әтисе Рифат Исхак улы бу мәктәптә 1970-1999 елга хәтле директор булып торган, аннан идарә итү Наил әфәндегә тапшырыла. Нык куллы җитәкче икәнлеге мәктәп ишегалдына кергәч тә сизелде, биләмәләре шактый зур булса да, бар җирләре төзек, чиста, караулы.

– Тиешле дәресләр рус телендә алып барыла, әмма, мәктәп тормышы татар телендә кайный. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өлкән сыйныфларга хәтле атнага 2 тапкыр керә, аннан атнага бер дәрескә генә кала, – диде Наил әфәнде, ана теле буенча фән буларак дәрес сәгатьләре җитмәгәнлеккә офтанып. Алай да, Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Пенза ягыннан килгән укучылар тирән белем күрсәтеп, призлы урыннарга лаек булалар.

– Быел татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган халыкара бәйгедә, анда Россиянең 28 субъектыннан, 4 чит илдән 500 укучы катнашты, 4 бала Пенза өлкәсеннән иде, – диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина.  Ике көн буе күчмә утырыш эшендә катнашкан Гөлия ханым чараның пленар өлешендә бу якның бер төркем мәгариф хезмәткәрләрен фидакарь хезмәтләренә югары бәя биреп, бүләкләде.

 

Шәмсия ХӘЛИМОВА

Чыганак: “Сельская правда”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*