tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рухи моң» берләшмәсен оештыручылар: «Халык рухи азыкка бик сусаган, эстрада җырлары белән генә канәгатьләнә алмый»
«Рухи моң» берләшмәсен оештыручылар: «Халык рухи азыкка бик сусаган, эстрада җырлары белән генә канәгатьләнә алмый»

«Рухи моң» берләшмәсен оештыручылар: «Халык рухи азыкка бик сусаган, эстрада җырлары белән генә канәгатьләнә алмый»

Бар нәрсә дә җитеш заманда яшибез, ләкин рухыбызга азык җитәме? «Рухи моң» берләшмәсен оештырган ике Марсель – җырчы Вәгыйзов белән алып баручы Әхмәдуллин шул хакта уйлана. Берләшмә әле яңа гына оешып килсә дә, матур эшләре белән халыкка танылырга өлгерде. 30 октябрьдә алар Ленин мәдәният сараена, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәм кичәсенә чакыра. Әйтүләренчә, мондый чараларны даими итәргә ниятлиләр. Ни өчен егетләр шундый фикергә килгән соң? Сүзебез әнә шул хакта.

– Халык рухи моңга ни дәрәҗәдә мохтаҗ?
Марсель Әхмәдуллин:
– Чыннан да, рухыбызга азык җитәме соң? Миңа калса, пандемия белән катлауланган заманда бу хакта күбрәк уйлана башлаганбыздыр. Дөньяга килүебезнең максаты, яшәүнең әһәмияте турында уйландыра, шулай бит? Ә инде дингә якын кешеләр бу хакта күптән фикерли, шуңа да алар эстрада тәкъдим итә торган материал белән генә канәгатьләнә алмый. Гаепләп әйтү түгел, ләкин эстрада күбрәк формага игътибар итә, эчтәлеккә бик әһәмият бирми. Безнең очракта, заманча концерт формасын да саклап, эчтәлегенә басым ясыйсы, рухи кыйммәтләрне төреп бирәсе килгән иде. Бу никадәр дәрәҗәдә килеп чыгар – анысын күрербез инде. Әмма беренче коймакның төерле килеп чыгу ихтималыннан да курыкмыйбыз. Без әлегә зур ташны хәрәкәтләндереп җибәрү турында уйлыйбыз. Бәлкем, бездән соң бу идеяне башкалар да тотып алыр һәм ул җәмгыятьтә таралыр иде.

– Яшерен-батырын түгел, эстрада җиңеләйде. Аның фонында тамашачы җыюның авыр булачагын сез аңлыйсыздыр инде.
Марсель Вәгыйзов:
– Без ул авырлыкка да әзер. Безнең дини бәйрәмнәргә багышлап даими рәвештә чаралар оештырасыбыз килә. Миңа калса, даими тамашачыбыз да булыр. Чөнки дин тоткан кешеләрнең очрашу, танышу урыны да юк дәрәҗәсендә бит. Бәлкем, бу урын аларга үз тауарларын күрсәтергә дә уңайлы булыр, гаиләләре белән ял итәргә дә мөмкинлек тудырыр. Бу – җыелдык, концерт куйдык, таралыштык, дигән сүз түгел. Эшебезне ел дәвамында алып барасыбыз килә. Икенче яктан, тамашачыны гына түгел, шушы өлкәдә эшләгән җырчыларны да бергә туплау мөмкинлеге бу. Әйтик, әлеге концерт турында реклама җибәрү белән, безгә Салават Миңнеханов, Илсаф килеп кушылды, Гүзәлия катнашырга теләк белдерде. Андый җырчылар бар, без әле бу хәрәкәткә тагын да күбрәк кушылырлар дип көтәбез. Җырчының күңелендә андый теләк бар икән, без сөенәбез генә. Максатыбызның тагын берсе – затлы, мәгънәле җырлар авторларын да ачыклыйсыбыз, шушы юнәлештә эшләргә тагын да рухландырасыбыз килә. Әйтик, Айгөл Вәлиуллина, Риваль Хисмәтуллин, Гүзәлия белән сөйләштек инде. Кыскасы, бу безнең барыбызның да очрашу урыны булыр иде.

– Тамашачыгызны кем дип күзаллыйсыз? Өлкән буын вәкилеме ул, яшьләрме?
Марсель Вәгыйзов:
– Өлкән буындыр, миңа калса. Чөнки алар – радиодан-телевидениедән классиканы, халык җырларын тыңлап үскән буын. Шулай ук бу концертта яшьләрне дә күрәсебез килә. Шуңа күрә игъланны да социаль челтәрләргә чыгардык. Әйткәнемчә, күңелендә иман булган кешеләрнең очрашыр урыннары да юк. Әлбәттә, бу концерт турында төрле сүз булыр, тәнкыйтьләүчеләр дә табылыр. Без анысына да әзер. Чөнки кешене дингә вәгазь белән, каты сүзләр белән кертеп булмый. Миңа калса, бу юнәлештә музыканы да корал итәргә була.

– Моңарчы бездә дини тамашалар үткәрелгәне булмады кебек.

Марсель Әхмәдуллин:
– Ниндидер талпынышлар булды, әмма даимигә әйләнә алмады. Рөстәм Сәрвәров тә, Диния нәзарәте дә Мәүлет кичәсен оештырып караган. Без исә, гомумән, чарада «Мәүлет» төшенчәсен кулланмаска булдык. Чөнки Мәүлет кичәсе – бергә җыелып пәйгамбәребезгә багышлап салават әйтү рәвешендә кулланышка кергән. Бу җәһәттән каршылыклар тумасын өчен, концертны пәйгамбәребез туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе дип атадык.

– Чыннан да, дин һәм музыка бер-берсенә ни дәрәҗәдә яраклаша ала?
Марсель Вәгыйзов:
– Мисалга пычакны алыйк. Аның белән зыян салып та, яхшыга файдаланып та була. Барысы да нияттән тора. Дөрес, бүген музыканың дәрәҗәсе төште. Әлбәттә, җырның текстында гөнаһка тарту кебек мәгънә бар икән, әйтик, җавапсыз мәхәббәт турындагы җырлар, аны популярлаштыру кирәкме? Музыка кешенең зәвыгын күтәрергә тиеш. Бездә андый материал да җитәрлек. Мин еш кына әби-бабайлардан «урам саен мәчетләр гөрләп торганда, халык диннән аерылмаганда, чыннан да, җырламаганнармы икәнни» дип сорыйм. Әлегә беркемнән дә «җырламаганнар» дигәнне ишеткәнем юк. Монда хикмәт җырның нинди эчтәлектә булуыннан тора. Ә хәзер «җырның ертыгы юк» диләр дә, теләсә ниндиен сәхнәгә чыгаралар. Хәзер бөтен кеше – җырчы, бөтенесе композитор, шагыйрь булып бетте. Һәм һәрберсе үзен оста дип саный. Җыр дәрәҗәсе шулай итеп түбән тәгәрәде. Аның белән халык зәвыгы да бозылды. Концертта җырчыларга катгый таләпләр куярга була, әмма 2 сәгать буе а капелла тыңларга тамашачы җыеп булырмы? Заман үзгәрде, тормышның ритмы артты, халык шоуга күнекте. Шуңа күрә без заманча шартлардан баш тартмадык.
Марсель Әхмәдуллин:
– Дин белгечләре, мәсәлән, Ризаэддин Фәхретдин дә музыкага хәерхаһлы булган. Әлбәттә, дин һәм музыка – кылдан нечкә тема. Монда ниятнең – изге, калебнең чиста булуы мөһим. Җырчыларга да шулай аңлатабыз, аларга катгый таләпләребез юк. Җыр яхшы фикер уята, изгелеккә омтылыш тудыра икән, ул безнең җыр инде. Болар – вакыт сынавын үткән халык җәүһәрләре, дини эчтәлектәге заманча җырлар…
Марсель Вәгыйзов:
– Рамазан аенда без «Әлвидаг» чыгардык. Бу – Чуашстан татарларының Рамазан аенда әйтелә торган тәкбирләре. Безгә аны Әлбир хәзрәт Крганов тәкъдим иткән иде. Сүзләрен шагыйрь Рифат Сәлах җайга салды һәм без аны халыкка җиткердек. Бик тиз таралды ул, шуннан халыкның рухи азыкка ни дәрәҗәдә сусаганлыгын аңладык. Мондый байлык бездә күп. Шул ук мөнәҗәтләрне барларга була.

– Әлеге зур эштә ярдәмчеләрегез бармы?

Марсель Әхмәдуллин:
– Фикердәшләребез бар, шөкер. Финанс яктан көчле егетләрнең рухи кыйммәтләрне өстен куюлары чын күңелдән шатландыра. Тарихны карасак та, татарның иң алга киткән чорлары ислам белән бәйле. Дин көчле булганда, шәһәрләр үскән. Биләр тарихын алсак кына да, ул чәчәк аткан чорда хәтта Парижда да халык Биләрдәге кадәр булмаган дип язалар.

Р.S. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе – социаль проект. Аның кереме Казанның Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Приют человека» оешмасына, мохтаҗларның хәлен җиңеләйтүгә тотылачак.

Әңгәмәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*