Санкт-Петербургта яшәүче рус егете Максим Кузнецовның декабрь аенда «Татарский с нуля» исемле дәреслеге дөнья күрде. Күптән түгел яшь галимне Казандагы фәнни үзәккә читтән торып эшкә алганнар. Шул сөенечтән ул «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә дә сугылды. 12 тел белгән егет әйтүенчә, аның үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтергә хакы бар.
– Татар теле сиңа кирәк, ә ник татарга кирәкми ул? – дип сорадык Максимнан.
– Тормышта матди якны гына кайгыртып, ашап-эчеп, дөнья куып кына яшәп булмый. Бөтен нәрсәне дә акча белән генә үлчәргә ярамый. Аннан да мөһимрәк тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, рухи байлыклар бар. Менә шуларны беренче урынга кую җитми. Татарстанда телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр юк, дип әйтеп булмый. Мәктәптә дәресләр укытыла, КФУда татар теле курслары бар. «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли. Сәбәп эзләмәүчеләр, ничек тә булса, җаен табарга тырыша дип уйлыйм. Менә бит мин Санкт-Петербургта яшәп тә өйрәнеп ятам. Әле башкаларны да өйрәтергә җыенам, – диде ул.
Читтә яшәсә дә, Максим, бездәге халыкның үз теленә битараф булу сәбәпләрен аңлап өлгергән. Берәү генә түгел икән. Беренчедән, гаиләдә әти-әниләрнең кызыксынуы юк. Икенчедән, мәктәптә телне өйрәтү программалары нәтиҗә бирерлек итеп эшләнмәгән. Бүлеп бирелгән сәгатьләрне дә файдалы итеп уздырырга мөмкин. Авыр булгач, укучы куркып кала. Өченчедән, җәмгыятьтә дә телгә карата ихтыяҗ булырга тиеш. Ә анысы белән мактана алмыйбыз.
– Әгәр әти-әнинең туган телне өйрәтү теләге булмаса, монда мәктәп кенә булыша алмый. «Туган тел кирәкми» дигән сүзләрне бик авыр кабул итәм. «Әгәр рус телен белмәсә, бала БДИ бирә алмаячак» дигән фикер белән дә килешмим. Ике телне белгән кешегә, киресенчә, чит телне өйрәнү җиңелрәк, – ди яшь галим.
Ә менә Максимга татар теле кирәк. Татарчаны алты ел буе өйрәнә икән. Безнең белән дә әкренләп татар телендә аралашырга тырышты.
– Ык-мык килә дип аптырамагыз. Язу, уку осталыгым бар, тик нишләтәсең, аралашу җитми. Танышларым арасында татарча сөйләшүче булса, мондый проблема тумас иде, билгеле. Тик мин туктап калырга җыенмыйм, татар телен тагын да шомартырга телим, – ди ул.
Максимның Казанга әле беренче генә килүе. Шушы берничә көн эчендә дә ул татар мохитен тоярга, хәтта аны булдырырга да тырышкан. Ничек итепме?
– Беренче «Түбәтәй» кафесына кердем. Анда кассир белән татарча аралаштым. Рус малаеның шулай татарча сөйләшергә тырышуына гаҗәпләнделәр, – дип елмая ул. – Удмуртиягә баргач, удмуртча, Карелиядә фин һәм вепс телендә сөйләшергә тырышам. Татарстанда, әлбәттә, татарча инде! Казанда барыннан да бигрәк борынгы биналар ошады миңа. Өч көнгә килдем бит, шәһәрне белү өчен, атна буе йөрергә кирәк. Токмачлы аш та ашыйсы килә әле.
Сүз аның күптән түгел бастырылган китабына килеп җитте.
– Вепс, фин теле буенча үзөйрәткеч бар, хәзер менә татарга да булсын, дидем. Татар, рус, чуаш, удмуртмы, башкасымы – тел белән кызыксынган бар кешегә дә файдалы булыр дип ышанам. Кем тели – шул өйрәнә алыр. Мине катлаулы итеп яза дип шелтәләүчеләр дә бар. Әмма башка галимнәр тагын да катлаулырак яза, – ди ул.
Максим дәреслегенә 2016–2017 нче елларда унике дәрес язган. Аннан текстлар белән тулыландырып, рецензияләү өчен, ике ел элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәргән. Хаталарны Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре төзәткән.
– Китапның исеме рус телендә. Ул грамматиканы аңлатуга корылган. Анда биремнәр дә, текстлар да, русча-татарча сүзлекләр дә бар. Үзем башка милләт кешесе булгач, башкаларның да татар телен җиңел өйрәнүен телим. Менә шушы максаттан тайпылмаска тырыштым. Дөрес, тәнкыйтьләүчеләр дә булыр. Мин гадел тәнкыйтьне кабул итәргә әзер. Ниятем изге: татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп булсын, – ди Максим Кузнецов.
Максимга күп итеп газета һәм китаплар биреп җибәрдек. Үзе сорагач, хәтта аптырап та калдык. Татар кешесенә бушлай газета сузганда ул, кирәкми, дип алмыйча китәргә мөмкин. Максим исә сумкасын тутырды. Сумка түгел, үзе әйтүенчә, букча икән.
Сәрия Мифтахова