Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Әнвәр Әминов чыгышында төбәктә 6 мәчет эшләве, гөрләтеп сабантуй бәйрәмен уздырулары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президентын сабантуй бәйрәменә чакырды. Алтай белән Татарстан арасында хезмәттәшлек , шулай ук ике төбәкне берләштерүче этнотуризм булдыру йөзеннән авиарейлар ачырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты бу тәкъдим уңаеннан Алтайга барып карап, танышып кайту кирәклеген җиткерде.

Архангельск шәһәрендәге мәчет 1905 елда төзелгән булган. Татарстан ярдәме белән ул төзекләндерелгән.