2024 елның 23 октябрендә Рузаевканың 10 нчы мәктәп музеен оештыручы Фәризә Рәхим кызы Киселева инициативасы белән «Россия Герое Сергей Иванович Вандышевның тормышы һәм язмышы» дигән патриотик форумы үткән. Геройның 105 – еллыгына багышланган. Бу – Рузаевка районы Ветераннар советының һәм 10 нчы мәктәпнең уртак чарасы.
Форум эшендә мәртәбәле кунаклар катнашкан: Фәризә Рәхим кызы китап турында сөйләгән, Людмила Степановна Сандина фәнни-тикшеренү эше – «Трибунал һәм Вандышевның Алтын Йолдызы» монографиясе якташыбыз, Россия Герое, очучы – штурмовик Сергей Вандышев тормышы үрнәгендә чын патриотлар тәрбияләүдәге роле турында ишеттергән.
Концлагерьларда җәһәннәм газаплары аша үтеп, С.И.Вандышев тиңдәшсез батырлык, ныклык һәм кыюлык күрсәткән батыр. Кешелексез шартларда аңа халыкларның туганлыгы, якташлары-очучылар Михаил Петрович Девятаев, Василий Николаевич Грачев, Алексей Тимофеевич Воронинның нык дуслыгы ярдәм иткән. Тугызынчы мәктәпнең «Адым артыннан адым» Рузаевка эзләү отряды җитәкчесе Илюшкина Валентина Михайловна киң колачлы чараны оештыручы Фәризә Рәхим кызы Киселевага һәм форумны алып баручы Галия Наил кызы Невлютовага рәхмәтләрен дә белдергән.
Форумда катнашучыларның барысы да укучыларны тәрбияләүнең мөһимлеген, көчен билгеләп үт-кәннәр. «Мондый патриотик форумнарны барлык мәктәпләрдә сис-темалы рәвештә уздырырга кирәк» дигән резолюция дә кабул иткәннәр.