Ноябрь аенда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.
Быел ике яшь язучы (18 яшьтән өлкәннәр) – Эльвина Миңнуллина («поэзия») һәм Фирүзә Бикбаева («проза») Гран-прига лаек булдылар. Алар икесе дә Саба районы кызлары.
Фирүзә Бикбаева Иске Мичән авылында туган. Хәзерге вакытта республика милли китапханәсендә эшли. Эльвина Миңнуллина (Мөхәммәдиева) исә Байлар Сабасында дөньяга килгән. Кечкенәдән татар, рус һәм инглиз телендә әсәрләр укырга яраткан. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар һәм инлиз телләре буенча педагогик белем алган. Хәзерге вакытта Арчада яши. Шигырьләре “Идел”, “Ялкын”, «Казан утлары» журналларында басыла.
Чыганак: saby-rt.ru