tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм уздырды
Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм уздырды

Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм уздырды

Бәйрәм изге дога белән башланып китте, Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин  Коръән сүрәләре укыганнан соң мәйданга җыелучыларны Саба муниципаль районы  башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул балаларга күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга, яңа уку елына яңа  көч тупларга чакырды.

Бирегә ул көнне  30га якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим иттеләр. Балалар чүлмәк ваттылар, кызлар бәби төрүдә ярыштылар, эстафета ярышларында көч сынаштылар. Уеннарны оештырырга Сабаның «Алдынгылар хәрәкәте» волонтерлары ярдәм итте. Уеннарда катнашучыларга районыбыз иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Ахырдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова барлык катнашучылар исеменнән балаларга шундый бәйрәм оештырырга ярдәм иткән район мөхтәсибәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына чакырылдылар.Балаларга учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Ахырдан күмәкләшеп дога кылынды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*