tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Саба мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Саба мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көнендә (14 июньдә) Саба мөхтәсибәтенең Урта Нырты авылында Һади Такташ урамы, 51а адресы буенча яңа мәчет ачылды. Зур булмаган авыл халкы озак вакытлар җәмәгать белән намаз укырга мөмкинлек тууын көтте. Алар 2021 елда Рамазан аенда мәхәлләне теркәгән, ә 2022 елның 15 октябрендә мәчеткә беренче нигез ташы салынган.

Мәчет ачылу белән бәйле шатлыклы вакыйга уңаеннан авылга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район имамнары һәм хәйриячеләр җыелды. Алар җирле халыкны котлау һәм яңа мәчеттә беренче намазда катнашу өчен килде.

Алар, мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, яңа мәчетнең барлык дин тотучылар өчен рухи үзәк булуын теләде. Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә мөселманның көндәлек тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде. Авыл халкына мөрәҗәгатендә ул шулай ук дини тәрбия, рухи-әхлакый кыйммәтләр темасына да кагылып үтте.

Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыды.

Мәчет төзелешендә район халкы да, иганәчеләр дә катнашкан. Бинада 50 кеше сыйдырышлы ир-атлар намаз залы, тәһарәт бүлмәләре урнашкан; мәчет инженерлык челтәрләренә: электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган.

Мәчетнең имамы булып Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Элмир хәзрәт Арикиев билгеләнде.

Хәзерге вакытта Саба мөхтәсибәтендә 61 мәчет эшли.

Фото: Саба мөхтәсибәте

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*