22 гыйнвар көнне Саба районы Пукәл авылында “Ак калфак” берләшмәсе хатын кызлары элекке гореф-гадәтләрне чагылдырган “Сөннәт” дип исемләнгән милли тәрбия чарасы үткәрде. Бу чараның төп максаты гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерү иде.
Чара мөнәҗәтләр, тизәйткечләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә “Ак калфак” клубы хатын кызларының кул эшләреннэн күргәзмә оештырылды.