ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында Такташка багышланган әдәби квиз үтте
Саба районында Такташка багышланган әдәби квиз үтте

Саба районында Такташка багышланган әдәби квиз үтте

Саба районының Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә “Билгеле/билгесез Такташ” исеме астында әдәби квиз үткәрелде.

Биредә бөек татар шагыйре Һади Такташ иҗатын сөючеләр катнашты. Әлеге чара үзенең үзенчәлекле форматта үтүе белән дә аерылып торды. Китапханәчеләр һәм катнашучылар Такташ яшәгән чордагыча киенеп килгән иделәр.

Биш команда берничә раундтан торган сорауларга җавап бирде. Сораулар, әлбәттә, шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына бәйле булды. Квиз катнашучылары үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, яңадан-яңа кызыклы мәгълүматлар да тупладылар. Ә чараның иң күңелле өлеше – шул елларда популяр булган “француз кабартмалары” белән чәй эчү булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*